<?xml version="1.0" encoding="UTF-8"?><song><title>Әнкәмнең догалары</title>
<lyrics>[V1]
 Догаларның күңелемнән
 Юк әле югалганы -
 Саклый мине, яклый мине
 Әнкәмнең догалары.

[C1]
   Ташлама, әнкәй, ташлама
   Мине изге догаңнан!
   Ташласаң изге догаңнан
   Мин бәхетле бул алмам.

[V2]
 Тылсымлы да, шифалы да
 Әикәмнең догалары -
 Догаларның шатлык кына
 Китерә торганнары.

[V3]
 Кырыс да тормыш юллары,
 Авыр да дөньялары!
 Хәлләремне җиңеләйтә
 Әнкәмнең догалары.</lyrics>
<hymn_number>101</hymn_number>
</song>